Үзем турында сүзем
Эш урыным: Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Белемем: КДПУ, татар филологиясе факультеты, 2001 нче ел
Категория: Югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәмәгать эшем: татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе
Бәйгеләр, грантлар:
- «Иң яхшы татар теле дәресе» проекты бәйгесе.
- Бөтенроссия туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел » мастер-класс бәйгесе.
- Методик эшкәртмәләр бәйгесе.
- «Безнең иң яхшы укытучы» гранты.
- “Укытучы-эксперт” гранты.
- Татар телендә белем бирүчеукытучыларга ярдәм итү «гранты
Эксперт эшчәнлеге:
- Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада эшләрен тикшерү буенча эксперт комиссиясе җитәкчесе
- “Тукай укулары » Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында
укучыларның конкурс эшләрен тикшерү буенча эксперт комиссиясе җитәкчесе.
- Белем сыйфаты мониторингы республика үзәге каршындагы 9 сыйныфларда татар теле буенча бердәм республика тесты эшләрен тикшерү буенча эксперт комиссиясе әгъзасы.
- Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Тамчы-шоу»Халыкара фәнни-танып-белү интеллектуаль конкурсы эксперты буларак эшләү. – (экспертиза, катнашучыларның конкурс биремнәрен бәяләү).
- Татар теле буенча мониторинг тикшеренүләре материалларын тикшерү буенча эшче эксперт төркеме.
- Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәмен гамәлгә ашыру буенча республика эксперт комиссиясендә эшләү .
- «Татарстан Республикасының туган теле – татар теле» Гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк белем бирү программаларын тикшерү буенча республика эксперт комиссиясе эше).
- Өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү ) программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы составында эш (өстәмә һөнәри белем бирү программалары экспертизасы).
- Бүләкләү материаллары буенча комиссия әгъзасы.
- «Безнең яңа укытучы» гранты кысаларында индивидуаль иҗади проектлар конкурсының республика эксперт комиссиясе әгъзасы.
Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе эшен тикшерү буенча эксперт комиссиясе составында эш – укучылар эшенә экспертиза).
Бүләкләрем:
- «Мәгарифтәге казанышлары өчен » күкрәк билгесе, 2016 ел.
- Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, 2019 ел.
- «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе» ААҖ Мактау грамотасы, 2016 ел.
- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Мәгариф бүлеге» муниципаль бюджет учреждениесенең милли мәгарифне үстерүгә керткән өлеше һәм мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы, 2016 ел.
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2016, 2018, 2019, 2020 еллар.
- «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Мәгариф бүлеге» муниципаль бюджет учреждениесенең Рәхмәт хаты, 2016, 2018 еллар.
- Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Мактау грамотасы, танып-белү-үстерү телевизион тапшыруларын уздыруда актив катнашканы һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең балалар яшьләр тапшырулар иҗат берләшмәсе белән актив хезмәттәшлек итүе өчен, 2016, 2017, 2018 еллар.
- Татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призерларын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты, 2016, 2020 еллар
- Татар теле буенча олимпиаданың район турында җиңүчеләрне әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Мәгариф бүлеге» муниципаль бюджет учреждениесенең Мактау грамотасы, 2016, 2017, 2018, 2019, 2020 еллар
- Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты һәм «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясенең Мактау грамотасы, «Тамчы-шоу» Халыкара фәнни-танып-белү интеллектуаль конкурсы эксперты буларак эшләгән өчен», 2016, 2017, 2018, 2019, 2020 еллар
- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Мәгариф бүлеге» муниципаль бюджет учреждениесенең Мактау грамотасы, «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында призлы урын алган өчен, 2017, 2019 еллар.
- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты, 2018 елда татар теле буенча мәктәп укучыларының республика фән олимпиадасы призерларын әзерләгән өчен.
- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, 2019 елда татар теле буенча мәктәп укучыларының республика фән олимпиадасы призерларын әзерләгән өчен.
- «Казан (Идел буе) федераль университеты » белән актив хезмәттәшлек өчен Казан(Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының рәхмәт хаты, 2020 ел
Эссе
Мин, Чукурова Галина Ильгизовна, Татарстан Республикасы,Питрәч районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Үз эшемне яратып башкарам.
Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте.Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә укытучы җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә.
Мин – мөгаллимә. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган вакытта үзем өчен ныклы карарга килгән идем: укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Казан педагогия көллиятенә китерде дә. Аннан соң Казан дәүләт гуманитар – педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультеты. Мөгаллимлек хезмәтемне үзем белем алган Кибәч авылы мәктәбендә башладым. Соңрак –Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе…..Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны яхшы аңлыйм. Шуңа да югарыда саналган сыйфатлар миндә икеләтә булырга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала.
Хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш. Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Укучыларга иҗади сәләт һәм иҗади эш күнекмәсе бирүнең – кичә, бүген, иртәгеге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйли, һәм үткәнне киләчәккә юнәлдерә торган бөек көч икәнлегенә мин эшли башлавымның беренче елларында ук аңладым.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә…
Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Үз эшемдә традицион булмаган дәрес — экскурсия, дәрес — сәяхәт, дәрес – уен, дәрес – конференция, кебек эш төрләрен яратып кулланам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.
Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар. Укыту — һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.
Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел балалар белән сөйләшә. Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.
Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, — дип язган.